Миләүшә Сибгатуллина нинди яңа проектка тотынган?
«Манзара» тапшыруының редакторы һәм алып баручысы Миләүшә Сибгатуллинаның зәңгәр экраннардан китүе турында шушы көннәрдә генә язган идек. "Яңа гасыр" каналыннан беркая да китмәдем. "Манзара" тапшыруының баш мөхәррире булып эшләвемне дәвам итәм. Быел бу хезмәтемә 20 ел булды, әлһәмдүлилләһ. Ә экраннан китүемнең сәбәбе: яшьләр белән эшләү, контентны азрак үзгәртү һәм яшьрәк аудиторияне җәлеп итү максатыннан", - дип аңлатты Миләүшә ханым "Матбугат.ру"га.